Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенең башлануы турында игълан итмәкче. Бәйгедә катнашуга республика мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү, “Экояз” республика акциясе кысаларында, 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр хәл ителәчәк.
Бәйгегә төсле карандашлар, буяу яки фломастерлар ярдәмендә иҗат ителгән хезмәтләр кабул ителә. Рәсем ясау техникасы – авторның үз карамагында, форматы – А3/А4. Рәсемнең уң ягында, түбәнге уң як почмагында, авторның фамилиясен, исемен, сыйныфын, мәгариф оешмасы атамасын, хезмәтнең исемен ачык итеп, тулысынча күрсәтергә кирәк. Ә инде рәсемнең кире ягында – элемтәгә керү өчен телефон номерларын (мобиль, эш телефоннары номерларын), электрон почта адресын күрсәтү шарт.
Бәйге номинацияләре:
- “Яшел команда”. Темалары: “Чиста шәһәр үзеңнән башлана”, “Экологик яшәү”, “Җирне саклаучылар”, “Без – табигать белән бер командада”, “Җиргә куркыныч яный” һ.б.
- “Хайваннар дөньясында”. Темалары: “Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы”, “Кошлар – канатлы дусларыбыз” һ.б.
- “Җир – безнең йортыбыз”. Темалары: “Планетаны сакла!”, “Чиста һава һәм су – безнең байлыгыбыз”, “Нинди матур бу дөнья!”, “Тату күршеләр: кеше һәм табигать” һ.б.
Бәйгедә катнашучы бер укучыдан фәкать бер генә хезмәт кабул ителә. Хезмәтләрне кабул итү түбәндәге адрес буенча хәл ителә: Казан ш., Павлюхин ур., 75 й., 108 б.
Бәйгегә йомгак ясау 2019 елның июнь ае беренче декадасында, “Экояз” акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында, хәл ителәчәк. Бәйгедә катнашучыларның барчасына электрон сертификатлар бирелә. Аларны Министрлыкның рәсми сайтыннан алырга кирәк.
Бәйге турында нигезләмә белән “Эшчәнлек” – “ЭКОЯЗ 2019” кушымтасында танышырга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте