Күпләребез кәгазьне яңартып була торган бик очсызлы чыганактан алына дип уйлый. Кызганычка, кәгазь җитештерү – күп ресурслар сорый торган бик тә авыр процесс. Шуңа күрә балаларда экологик аң тәрбияләү һәм аларның игътибарын табигать һәм энергетика ресурсларыннан файдалану, аларны сак тоту, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү бик мөһим. Гадәти чүпне файдалыга әйләндерү мөһим! Шуны истә тотып, Тәтеш 1 нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар “Макулатура тапшырып, агачны саклап кал!” дигән экологик акциядә катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге уку учреждениесендә икенчел чимал җыю инде байтактан бик кирәкле һәм изге традициягә әйләнде. Акция кысаларында Төньяк территориаль идарәсе белгечләре кәгазь калдыкларының барлык каты көнкүреш калдыкларының өчтән бер өлешен алып торуы турында сөйләде.
«Макулатура җыючылар арасында әти-әниләрнең дә булуын күреп торуыбызга шатбыз. Мондый чараларның максаты балаларга табигый ресурсларның кыйммәте турында белемнәрне сеңдерүдән, аларны урманнардагы агач-куакларны саклау өчен әһәмиятле социаль эшкә җәлеп итүдән, шулай ук төбәкне кәгазь калдыкларыннан чистартудан гыйбарәт”, – дип билгеләп үтте чараны оештыручылар. Макулатура җыючылар лаеклы төстә тематик журналлар, “раскраска”лар белән бүләкләнде. Ничек кенә дисәк тә, бу юлы аларның тырышлыгы белән 7 агач “үлем”нән коткарып калынды бит!Балалар бакчасы 400 килограммнан артыграк макулатура җыйды!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте