Түбән Камада батареяләр җыю буенча экологик акция үткәрелде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Батареяләр көндәлек тормышыбызга инде күптәннән үтеп керде. Без аларны көн саен йөзләрчә электр приборларында: сәгатьләрдә, телевизор пультларында, көчле фотоаппаратларда һәм башка профессиональ җиһазларда кулланабыз. Мондый туклану элементлары беренче карашка әлләни әһәмиятле булып тоелмаса, иминлек кагыйдәләрен саклауны һәм бу категориядәге әйберләрне юкка чыгару кагыйдәләрен бик төгәл үтәүне таләп итә. Шуны истә тотып, “Алсу җилкәннәр” үсмерләр клубына йөрүчеләр “Батарея китер – керпене саклап кал” дигән акциядә катнашты. Икенчел чималны җыю чаралары укучыларда экологик аң тәрбияләү һәм аларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләрен булдыру, шулай ук төбәктә экологик вәзгыятьне яхшырту буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Шулай итеп, яшь табигать сакчылары бишәр литрлы дүрт савытка батареяләр җыйды. Батареяләр белән шыплап тутырылган пластик шешәләр ярасызга чыккан батареяләр җыю пунктына китерелеп, яңа буш шешәләргә алыштырылды. Клубка йөрүчеләр үзләренең үрнәгендә яшьтәшләрендә табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә, дигән сүз бу. Акция кысаларында балалар шулай ук Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторларының күзәтчелек эшчәнлеге белән дә таныштырылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International