Иске калдыкларга – яңача караш. Татарстанда, электр энергиясенә алтернатив чыганак буларак, чүплек газыннан файдалану мөмкинлекләре турында

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Чүптән бүленеп чыккан газ Татарстанда электр энергиясен җитештерү өчен ягулыкка әйләнергә мөмкин. “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәкъдиме белән, каты коммуналь калдыклар полигоннарында чүплек газын утильләштерү һәм, электр станциясе белән, полигонны газдан арындыру станциясен төзү проектын эшли башлаган. 

Каты коммуналь калдыклар полигоннарында органик чыгышлы бактерияләрнең таркалуы нәтиҗәсендә чүплек газы хасил була. Аның төп компонентлары арасыннан – метан, азот оксиды, углерод диоксиды. Моннан тыш чүплек газында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясардай агулы органик кушылмалар (сероводород, күкерт диоксиды һ.б.) күп. Белгечләр фикеренчә, чүплек газларын утильләштерү проектын тормышка ашыру каты коммуналь калдыклар полигонының йогынты зонасында атмосфера һавасы торышын яхшырту һәм һаваның парник газы – метан белән пычрануын кисәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Мондый электр станциясен төзү – чүплек газын утильләштерүнең иң имин һәм экологик ысулларыннан берсе. Проектны “Чиста ил” проекты кысаларында “Әйләнә-тирә мохиткә тупланма зыян” өстенлекле юнәлеше буенча тормышка ашыру күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International