Бүген Үзбәкстан Республикасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан экологлары эше белән танышты. Чит илдән килгән коллегаларын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сәламләде.
Очрашу барышында экологик белем бирү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эш алып бару, дәүләт экологик күзәтчелеген оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе белән таныштыру булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте