Бүген әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы вертолеттан закон бозуның 70 очрагын ачыклаган

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров республика территориясе чисталыгын вертолетка утырып күзәтеп йөрде. Казан, Мамадыш, Алабуга, Менделеев, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама һәм Чистай районнары өстеннән очканда табигатьне саклау законын бозуның 70тән артыграк очрагы билгеләнгән. Ачыкланган шундый фактлар арасыннан – калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру, ташландык суларны чистартмыйча гына елга-күлләргә агызу.

Хәзерге вакытта, закон бозу очракларын оператив төстә юкка чыгару һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан, җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International