Татарстанда экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале уздырыла

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивален үткәрүгә республикабызның 216 мәгариф оешмасы кушылган. “Экомәктәп/Яшел флаг” Халыкара программасы кысаларында оештырылган чара 21– 27 май көннәрендә уздырыла.

Фестивальдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре дә катнаша. “Балалар бакчаларында экология юнәлешендә ничек тырышып эшләгәннәрен беләбез. Сезнең хезмәтегез гомуми белем бирү оешмаларында экологияне сакларга өйрәтүне дәвам иттерү өчен бик яхшы нигез сала. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча гаять авыр эшегездә алга таба уңышлар телим!” – дип билгеләп үтте Казанда фестивальне ачу кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге әйдәп баручы белгече Ольга Артемьева.

 Фестиваль пленар утырышларны, тематик семинарлар, иҗади конференцияләрне, экологик белем бирү өлкәсендә тәҗрибә алышу буенча квестларны үз эченә ала.

“Экомәктәп/Яшел флаг” программасы әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм аның байлыкларын ишәйтүгә карата җаваплылык тоючы, бер команда булып тупланып эшли һәм төбәкнең, алга таба илнең дә тотрыклы үсеш юлына күчүенә ярдәм итәрдәй карарлар кабул итүдә катнаша белүче үсеп килүче буынны тәрбияләүгә ярдәм итә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International