35 экологик берләшмә һәм 520 экоактивист. 2018-2019 елгы сезонда “Экоактивлар” проектына әнә шул санда ихтыяри кушылган. Проект, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә, шәһәрнең экологик оешмалары белән хезмәттәшлек нигезендә, “Чүп.Бүтән.Юк.Чаллы” экологик хәрәкәте башлангычы белән тормышка ашырыла.
Икенчел чимал җыю акцияләре, тематик плакатлар бәйгеләре, экология дәресләре, флешмоблар, ихтыяриларный чистарту-җыештыру эшләре – шәһәр экоактивистлары хезмәтләренең тулы булмаган исемлеге әнә шул. Шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат йортында шулардан иң активларын бүләкләү тантанасы булып узды.
Автомобиль төзүчеләр шәһәренең мәгариф оешмалары макулатура җыю акциясе кысаларында 150 тоннадан артыграк күләмдә кәгазь калдыкларын җыйган. Шәһәрдә инде менә өченче ел рәттән үткәрелгән ПЭТ-шешәләр җыю акциясе йомгаклары буенча 3,3 тонна күләмендә пластик савыт җыеп тапшырылган. Моннан тыш 175 кг пластик капкач җыелган. Волонтерлар исәпләп чыгарганча, җыелган икенчел чимал 9500 футболка яки 1320 йокы капчыгы тегәргә җитә, Чаллының Җиңү паркы мәйданына тигез территориядә үсеп утыручы агачларны кисүдән саклап калу мөмкинлеге бирә. Тулаем алганда, узган елдагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, җыелган икенчел чимал күләме ике тапкыр арткан.
Быел, беренче тапкыр буларак, сезонның иң яхшы экоактивистлары исемнәре аталды. Болар – 7 сыйныф укучысы Елизавета Ушенина һәм 3 сыйныф укучысы Николай Величко. 58нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Эколайф» берләшмәсе “Иң яхшы экоактивист” кубогы һәм исеменә лаек булды. Экологик берләшмәләр җитәкчеләренә һәм мәктәпләрнең иң яхшы экоактивистларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте