Бүген Казанда “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән темага II Халыкара конференциясе ачылды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Казанда “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән темага II Халыкара конференциясе ачылды. Россиядән, Әрмәнстан, Беларусь, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Пакыстан, Таҗикстан, Финляндия,  Франция, Эстониядән килгән биш йөз вәкил су объектларын саклау һәм савыктыру өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен IT-паркка җыелды. Башкалабыз кунакларын республика Хөкүмәте  исеменнән ТР экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков сәламләде: “Татарстанны еш кына, Идел, Кама, Чулман һәм Агыйдел елгаларын истә тотып, “дүрт елга иле” дип атыйлар. Республикабыз территориясе аша барлыгы 4 меңнән артыграк елга ага. Ә күлләребез тагын да күбрәк –  8,5 мең чамасы. Алар торак пунктларны су белән тәэмин итүдә, балык тотуда, шулай ук ял итү максатында киң кулланыла”. Ведомство җитәкчесе конференция эшенең нәтиҗәле һәм файдалы буласына, су объектларында гидрологик күзәтүләр, су сыйфатын бәяләү челтәрен үстерү һәм экологик мониторинг системасын камилләштерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган мөһим тәкъдимнәр эшләүнең чараның төп йомгагына  әйләнәсенә ышаныч белдерде. “Без һәрвакыт фәнгә мөрәҗәгать итәбез – фәнни бергәлекнең конструктив тәкъдимнәреннән башка гына бернинди гамәлләр дә кылынмаячак”, – дип өстәде министр. “Әлбәттә, конференциянең Казанда уздырылуы – безнең өчен зур дәрәҗә. Мондый чараларның ничегрәк үткәрелүен, мәйданчыкның ничек сайлап алынуын беләм – фәнни казанышларыбызның бик югары дәрәҗәдә бәяләнүе турында сөйли бу”, – дип билгеләп үтте, үз чиратында, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов.

“Чиктәш күлләр системалары проблемаларын хәл кылу, алардан нәтиҗәле файдалану, Евразия күлләрен һәм аларның ресурсларын хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклау максатында берләшеп, яңа фәнни белемнәр үзләштерү өчен Евразиянең төрле илләре галимнәре тырышлыгын бер йодрыкка туплау конференциянең мөһим бурычы булып тора”, – дип билгеләп үтте Россия Фәннәр академиясе исеменнән әлеге академиянең  Күл белеме институты фәнни җитәкчесе Владислав Румянцев.

Казанда II Халыкара конференция 23 майга кадәр дәвам итә. Аның программасына  пленар утырыш, секцияләр буенча эш, “Түгәрәк өстәл” ләр һәм республикабызның күренекле урыннарына экскурсияләр кертелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International