Александр Шадриков һөнәри бәйрәм – полярник көне уңаеннан котлады!

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Хөрмәтле полярниклар, арктик тикшеренүләр ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Полярник көне уңаеннан котлыйм!

Әлеге бәйрәм үз гомерен гаять авыр һәм мөһим эшкә – Арктика һәм Антарктиканы үзләштерүгә багышлаган төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Бик тә кырыс шартларда яшәргә һәм эшләргә күнеккән фидакарь, нык кешеләр көне бу. Без сезнең кыюлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм казанышларыгыз белән горурланабыз. Чын күңелдән сезгә какшамас себер сәламәтлеге, эшегездә уңышлар, һәр экспедициядән өйләрегезгә сөенеп, канатланып кайтуыгызны телим! Аяз күк йөзе, гаилә җылысы һәм бәхет-шатлыклар насыйп булсын!

 

Татарстан Республикасы экология

 һәм табигать ресурслары министры

Александр Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International