“Чиста уеннар” тәмам. Татарстанда 6 тонна чамасы чүп җыеп алынган

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан активистлары “Чиста уеннар” федераль проекты кысаларында 6 тонна чамасы чүп җыйган. Узган ял көннәрендә республикабызның 4 мәйданчыгында уздырылган команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләр абсолют рекордчыларга әйләнгән. Алар җәмгысе 3 тонна калдык җыеп куйган. Чүпнең күпчелек өлешенә “икенче сулыш” өреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай итеп, 610 капчык чүп-чар эшкәртүгә җибәрелгән. Акция кысаларында җыеп алынган барлык калдыкларның 76%ы бу.

Татарстанның “Чиста уен”нарында республикабызда яшәүче 345 кеше катнашкан. Уртак тырышлыклар белән ирешелгәнебез Татарстанга проектта катнашучы төбәкләр рейтингында 7нче урынга чыгу мөмкинлеге биргән.

Россия буенча акциягә 69 шәһәрдә 6 мең кеше кушылган. Барлыгы 90 уен оештырылып, 129 тонна калдык җыеп алынган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International