Бүген 155 нче гимназия базасында “Күп телле мәгариф мохитендә экологик культура булдыру” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апанаева әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яңа 4 иҗтимагый инспекторга таныклыклар тапшырды. Активистларның эше табигатьне саклау органнары таләпләрен үтәүне күзәтүдән һәм экологик таләпләрне бозуларны теркәүдән, шулай ук рейдларда катнашудан гыйбарәт.
Әлмәт шәһәренең “Балачак планетасы” 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен суга һәм планетабыздагы су киңлекләренә багышланган тематик чара булып узды. Тылсымлы Сукай балалар янына килеп, аларны үзенең могҗизалар дөньясына дәште.
Түбән Кама районы укучылары 1 апрель – Халыкара кошлар көненә актив төстә әзерләнә. Алар Габдулла Тукай паркында үткәрелгән эко-фестиваль кысаларында орнитология өлкәсендәге белемнәрен һәм канатлы дусларга җимлекләр әзерләү буенча күнекмәләрен күрсәтте.
Планетабызда, “Җир сәгате” массакүләм экологик акциясе кысаларында, 18 000 артыграк архитектура үрнәге утлары сүндереп торылачак. Анда дөньяның 188 иленнән 2 миллиардтан артыграк кеше катнаша. 2019 елда халыкара Җир сәгате 13 нче тапкыр – 30 мартта, шимбә көнне үткәрелә. Анда теләсә кем катнашырга мөмкин. Моның өчен 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькәчә электр уты сүндереп куелса, шул җитә.
Планетабызда океан сулары коры җирнең 70,8% чамасын диярлек биләп тора. Шул ук вакытта бөтен суларның нибары 3%ы гына – эчәргә яраклы төче су. Кешеләр әле анысының да нибары 1%ын гына куллана ала. 22 мартта, халыкның игътибарын су объектлары торышына һәм алардан нәтиҗәле файдалану проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, Бөтендөнья су көне и су ресурслары көне билгеләп үтелде. Аны уздыру идеясе тәүге тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода үткәрелгән БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү конференциясендә (ЮНСЕД) яңгыраган.
“Транснефть – Прикамье” АҖ нефтьүткәргече тишелгән урында алынган кар 2 класс хәвеф белән яный, анда нефтьүткәргечләр күләменең 78 % тәшкил итүе исәпләп чыгарылды”, – ди экологлар.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урман көненә багышланган чара үткәрелде. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.
Бүген Балтач һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәләрендә республикабызда санитария-экология икеайлыгын үткәрү буенча зона киңәшмәләре булып узды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Төньяк һәм Идел-Кама зонасы муниципаль районнарының әзерлеген тикшерде.
Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда “Планетабызны саклаячакбыз!” дигән эко-бәйрәм булып узды. Биология һәм экология атнасына багышланган чарада уку йортының 2-7 сыйныфлары укучылары катнашты. Алар өчен КВЕСТ уены оештырылды.