ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

113 тонна макулатуры – кисеп ташлаудан йолып калынган 1100 агач дигән сүз. Татарстан Республикасында үткәрелгән “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал!” Бөтенроссия эко-марафоны этабы нәтиҗәләре әнә шундый. Республикабызның уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, барлык торак пунктлар предприятиеләре һәм компанияләре бер ай дәвамында, алга таба файдалану максатыннан, катыргы һәм кәгазь җыюда катнашты.

 Мамадыш шәһәре мәктәпкәчә учреждениеләре педагоглары, башлангыч сыйныфлар укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирүче педагогларның әнә шундый темага район семинар-практикумы булып узды. Чарада Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашты.

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре бүген эш атнасын чисталык урнаштырудан башлап җибәрде. Экологлар Министрлык территориясендә кар таратты һәм чүп-чарны җыйды. Безнең һәркайсыбыз чисталыкта яшәргә омтыла – табигый теләк бу, дигән фикердә ведомство белгечләре.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 915 мөрәҗәгать кергән.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез җылы котлауларны кабул итегез!

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре бер гражданинның мөрәҗәгате нигезендә җир законын бозу фактын теркәгән.

Буа шәһәре “Ромашка” балалар бакчасында, экологик агарту максатыннан чыгып, “Чиста шәһәр синнән башлана” дигән темага экология дәресе булып узды.

Балалар агачларны саклап кала, табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнә һәм язга сөенә.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 “Бүген без, тәүге 19 мәктәпкә батареяләр җыю өчен савытлар тапшырып, шәһәр өчен бик тә файдалы акцияне башлап җибәрәбез”, – дип сәламләде тантанага җыелучыларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов.

Казанда яшәүчеләргә икенчел чимал кабул итү пунктлары турында хәбәр итәбез


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International