Яңа Нәдер авылында тиешсез урынга чүплек ясап куйганнар. Административ тикшерү алып барыла

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль иадрәсе инспекторлары Әлмәт районы Яда Нәдер авылы территориясендә калдыкларны ташлау факты буенча административ тикшерү алып бара. КамАЗ автомобильләрен күзәтү закон бозучының эзенә төшәргә ярдәм иткән. Шулай итеп, җитештерү калдыкларының Ленин урамыннан – бер бинаны реконструкцияләү урыныннан китереп аударылуы мәгълүм булган. Килеп туган хәлләрне ачыклау максатыннан чыгып, компаниядән документлар таләп ителгән.

 Әмма дәүләт инспекторларының законлы таләпләре билгеләнгән вакытка үтәлмәгәнлектән, компаниягә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 статьясы буенча административ беркетмә төзелеп, Лениногорск шәһәр судына тиешле карар кабул итүгә җибәрелгән. Хәзер закон бозучыга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ җәза чарасы яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International