ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

2 июнь көнне 10:00 сәгатьтә теләгендә булган барча кешене  Сулыкларны халыкара чистарту көненә кушылырга чакырабыз.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария икеайлыгы кысаларында Чирмешән районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган.

Торгызу эшләрен вакытында башкармаган өчен штрафка тартылган. ТР Әлмәт шәһәре суды юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җәза билгеләү турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының карарын үз көчендә калдырган.

Баулы районында яшәүчеләргә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә киңәш-табышлар бирәчәк. Кабул итү 30 май көнне 11:00 сәгатьтә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Баулы ш., Куйбышев ур., 20 й.) хәл ителә.

“Җиңүче” рәсем өчен хәзер үк тавыш бирергә була. “Яшел карандаш” дигән экологик рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясау кысаларында интернет аша тавыш бирү 2019 елның 31 мае 18:00 сәгатькә кадәр  http://eco.tatarstan.ru/rus//internet-golosovanie-konkursa-risunkov-zelyoniy.htm сылтамасы буенча хәл ителә.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков Забайкалье краеның табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Олег Некрасов белән эшлекле очрашу уздырды.

 “Экояз-2019” кысаларында Азнакай шәһәренең “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында педагоглар өчен республика семинар-практикумы булып узган.  Практик семинар мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында тәҗрибә алышуга корылган.

Эштән чыккан шиннар өеме һәм нефть продуктларының җиргә агуы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында Сарман районында закон бозу очракларын ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында күчмә тикшерү үткәрү барышында җир законы таләпләрен бозуны ачыклаган.

Эколятлар – табигатьнең чып-чын яшь сакчылары ул. Буада 150гә якын бала шәһәрнең ял үзәге мәйданчыгында узган “Без – чиста шәһәр яклы!” дигән урам йөрешендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International