14 сентябрь көнне Чаллыда ЭкоКөз фестивале узачак

2019 елның 6 сентябре, җомга

Икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм балалар өчен кызыклы уеннар – Чаллыга ЭкоКөз килде. Шушы ук исемдәге экологик фестиваль 14 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә Җиңү паркында үткәреләчәк.

Чара кунакларын шулай ук концерт программасы, атларга, пониларга утырып йөрү һәм иппотерапия сеансы, төбәкнең экологик чиста продуктларыннан һәм осталар эшләнмәләреннән торган күргәзмә-ярминкәләр, “Изге күңелле кешеләр лигасы” хәйрия ярминкәсе, кыр кухнясы көтә.

“Фестиваль Чаллыда яшәүчеләрдә һәм яшьләрдә экологик культура һәм тормышта актив позициядә торуны булдыруга юнәлдерелгән. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә битараф булмаганнарның барчасын да көтеп калабыз”, – ди Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.

ЭкоКөзне, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә,   “ЭкоРассвет” иҗтимагый экологик хәрәкәте һәм “Үсмер” үсмерләр-яшьләр клублары үзәге” муниципаль автоном учреждениесе үткәрә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International