13 сентябрь көнне экоактивистлар Комсомол күле янына җыелачак

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

А.А.Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су астын тикшерү отряды аквалангистлары һәм ихтыярилар Комсомол күлен чистартырга җыена. Экологик акция 13 сентябрь көне 13:00 сәгатьтә башлана. Коену сезонының инде күптән тәмамлануына карамастан, акцияне оештыручылар фикеренчә, яр буе территориясендә һәм күлнең үзендә чүп-чар байтак җыелган булырга тиеш. Чөнки Совет районында яшәүчеләрнең күңеленә бик тә хуш килүче ял итү урыннарыннан берсе бу.

Экоблогер Кира Камалова да акциягә кушылачак. Кыз пластиквотчинг ярдәмендә тәгаен генә нинди пластикның табигатьне иң еш пычратуын ачыклаячак һәм акциядә катнашучылар алдында экогадәтләрне куллану буенча киңәш-табышлары белән уртаклашачак.

Акциягә кушылырга теләүче барча кешене көтеп калабыз! Оештыручылар акциядә катнашучыларны җыештыру-чистарту өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә әзер.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International