Биналар сүтүдән калган бөтен чүп-чарны шунда ук ташлап киткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Буа шәһәренең төньяк өлешендә бер чүплеккә юлыккан. “Рөхсәтсез чүплек мәйданының – 200 кв.м., калдыклар күләменең – 80 куб.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылды”, – ди экологлар.
Эш материаллары, прокурор җавабы чараларын күрү өчен, Буа шәһәре прокуратурасына җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте