Түбән Камада 8еннән 9 сентябрьгә каршы төндә һавада этилбензол һәм күкертле водород микъдарының рөхсәт ителгәннән артып китүе теркәлгән

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары лаборатория белгечләре белән берлектә Түбән Камада яшәүчеләрнең һавадагы искә карата шикаятьләре буенча шәһәрнең 12 ноктасыннан пробалар алган:

- Борок ав., Оськино ур., 55

-  Южная ур., 2

- Гайнуллин ур., 10

- “Автодорстрой” ягулык салу станциясе

-  Түбән Кама “нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенең биологик чистарту корылмасы санитария-саклау зонасы чигендә җил искән яктан

- “Корабельная Роща” профилакторий-санаторие ягындагы автомобиль юлында

-  “Радуга” сәүдә үзәге, Студентлар ур., 47

- Тынычлык пр., 123

- Сөембикә ур., 59

-  Ямьле ур., 4

- Химиклар пр., 9

-  Б. Урманче урамы белән Тынычлык проспекты чатында.

Экологлар шуларның берсендә – Б.Урманчы урамы белән Тынычлык проспекты чатында этилбензол микъдарының рөхсәт ителгәннән 11 тапкырга артыграк булуын теркәгән.

Атмосфера һавасы пычрануга контрольлек итү буенча  автомат станциядә (Южная ур., 7) күкертле водородның тиешледән 2,9 тапкырга артып китүе билгеләнгән.

Һавада пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүе торак зонада (селитеб зона)  ачыкланган булу сәбәпле, эш материаллары, алга таба карап тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International