Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыда җиргә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруның ике очрагын билгеләгән.
Беренчесе турында хәбәр шул тирәдә яшәүче ваемлы бер гражданиннан кергән. “Җирле бакчачылык ширкәте тирәсенә, алга таба ширкәтнең юл түшәмәсендәге чокыр-чакырларны ремонтлау өчен, асфальт ватыгы аударып калдырылган. Материалның туфракта 40 кв. м. мәйданны биләп торуы исәпләп чыгарылды”, – ди дәүләт инспекторы Антон Чупин.
Хәзерге вакытта закон бозучыга – физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелеп, штраф билгеләнгән.
Чүплекнең икенчесе планлы рейд барышында ачыкланган. “Сәнәгать предприятиесе 5 кв. м. мәйданда җиргә төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары ташлап калдыруга юл куйган. Предприятиенең вазифаи затына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзелде, хәзер закон бозучыга 10 мең сум күләмендә штраф яный”, – дип билгеләп үткән дәүләт инспекторы Елена Иванова.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте