Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5366 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3122 – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Экологик мониторинг барышында Чаллы шәһәре төзелеш базаларыннан берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Ашыт” дәүләт табигать заказнигы вәкилләре белән берлектә Арчада күп функцияле клубка йөрүче балалар өчен экология турында лекция укыды.
Әлмәт шәһәренең 53нче “Светофорик” балалар бакчасында экологик чара булып узды. Урамда саф һава сулап йөргән чагында тәрбияченең кесә телефонына Лесовичоктан урманны һәм анда яшәүчеләрне Убырлы Карчыкның явыз тылсымыннан коткару үтенече белән аудиохат килеп төште.
Россиянең яшь галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре Сербия Республикасына сәфәр кылырга әзерләнә. Рус географик җәмгыятенең Белград университеты базасында фәнни-агарту программасында катнашуга үткәрелгән конкурс җиңүчеләре алар.
Экологик активистлар өчен кызу вакыт җитте. Азнакай шәһәренең “Энергия” хезмәт һәм ял отряды, традицияләрне дәвам итеп, “Чатыр Тау” территориясендә өмә үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәре “Нариманка” бакчачылык ширкәтеннән бер ханымның уяулыгы нәтиҗәсендә туфракка шакшы сулар агызуга киртә куйган.
Чаллыда яшәүче берәү предприятие торбасыннан кап-кара төтен чыгып торуга борчылып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән.
“Һәр ел саен безне су баса иде. Бөтен су йортыбыз аша, күршеләребезнең йортлары аша акты. Нәүрәптә 1,8 м биеклектә су торды. МЧС хезмәткәрләрен чакыртырга туры килә иде, – Лаеш районының Бима авылында гомер кичерүче Валентина Синякова язгы ташу чорын әнә шулай дип искә төшерде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.