“Экологик белемнән киләчәк экологиясенә кадәр”. Октябрь аенда Мәскәүдә Бөтенроссия конференциясе узачак

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 29-31 октябрендә В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды дәүләт, мәгариф, хөкүмәтнеке булмаган һәм фәнни оешмалар ярдәмендә “Экологик белемнән киләчәк экологиясенә кадәр” дигән темага экологик белем бирү буенча Алтынчы Бөтенроссия конференциясен үткәрә. Россиядә әнә шундый иң зур мәйданчыкта барлык дәрәҗәләрдә экологик белем бирүнең дөньякүләм тенденцияләре, фәнни казанышлар, көн кадагына суга торган мәсьәләләр һәм нәтиҗәле тәҗрибәләр белән танышырга була.

Конференциядә катнашучылар “чор каршылыкларына җавап бирердәй мәктәпләр” булдыру, “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру процессында экологик белем бирүнең роле, ФГОСка (федераль дәүләт белем бирү стандартлары) әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үстерү, өзлексез экологик белем бирүне һәм аның сыйфатын арттыруның инновацион тәҗрибәсен тормышка ашыру өлкәсендәге төп белемнәрне үзләштерүгә карата таләпләрне кертү зарурилыгы буенча фикер алышу булачак. 

Конференциядә катнашу өчен теркәлү һәм докладларны бастырып чыгаруга кабул итү 15 октябрьгә кадәр хәл ителәчәк. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән http://xn--b1aqm3d.xn--p1ai/ сайтында танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International