Әлмәттә “Яшьлек” балалар савыктыру лагеренда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның Нефть саммиты үткәрелде.
Лаеш районында яшәүче берәүгә җир асты биләмәләреннән рөхсәтсез файдалану аркасында китерелгән зыянны түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Хәерби авыл җирлеге территориясендә торфны лицензиясез генә чыгару фактын теркәгән.
Инешнең су саклау зонасында – чүплек. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә туфракта сәүдә эшчәнлегеннән калган калдыкларга тап булган.
Экологик белемнәр үзләштерү өчен искиткеч мәйданчык! Арчаның “Ышаныч чыганагы” балалар реабилитация үзәгенә йөрүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып китте. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республиканың иң зур водоканаллары вәкилләре очрашты. Ташландык суларны агызуга контрольлек системасын автоматлаштыру сөйләшүнең төп темасына әйләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының су саклау зонасында мәйданы бер гектардан аз гына кимрәк булган зур чүплеккә юлыккан.
Әгерҗе районының “Алмалы” җәйге савыктыру лагеренда ял итүче балалар “Яшел дөнья бар һәм булачак!” дигән экологик дәрестә катнашты. Гади генә экологик гадәт-тәртипләрне үзләштерүгә уен программалары ярдәм итте. Балалар шулар ярдәмендә кыйммәтле теоретик белемнәргә ия булудан тыш, аларны интерактив уеннар, викториналар, бәйгеләр белән “ныгытып” та куйды әле.
Су ресурслары федераль агентлыгы “Россиянең су хәзинәләре – 2019” Бөтенроссия медиа-конкурсын игълан итте. Анда 18яшьтән зуррак булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша.
15 июльдән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелеп килә торган “Чиста яр буе” дигән табигатьне саклау акциясе башланып китәчәк.
Туфракка пычрак суларның эләгүен булырмау максатыннан чистарту корылмалары модернизацияләнгән. Тукай районында бер предприятие Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен тулы күләмендә үтәгән.