ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Тукай районы предприятиесе туфракны ташландык сулар белән пычраткан өчен 40 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Биредә яшәүче берәүнең шикаяте буенча закон бозу очрагы ачыкланган.

Экологик агарту инде күптән күңелсез лекцияләргә генә кайтып калудан туктады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Росинка” җәйге савыктыру лагеренда экологияне саклау юнәлешендә фикер йөртүне үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класслар, экскурсияләр һәм бәйгеләр уздырды.


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында федераль экспертлар белән берлектә “Экология” илкүләм проекты буенча фикер алышу булды.

2019 елның августыннан октябрьгә кадәрге чорда, халык арасында энергияне сак тотуга көйләнгән тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Россия Энергетика министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе ярдәмендә #ВместеЯрче – 2019 Энергияне сак тоту һәм экология фестивале үткәрелә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Яшь төзүче” лагеренда Алабуга мәктәпләре укучылары өчен экологик әңгәмә үткәрде.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә файдалы казылмаларны законсыз чыгарып ятканнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалануны ачыклаган.

Масс-медиа вәкилләре “Табигать белән гармониядә яшәү” бәйгесендә катнашуга чакырыла. Конкурс хезмәтләре сыйфатында 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 31 октябренә кадәрге чорда массакүләм мәгълүат чараларында пәйда булган табигатьне саклау тематикасы буенча фотохезмәтләр, видеосюжетлар һәм язмалар кабул ителә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль иадрәсе инспекторлары Әлмәт районы Яда Нәдер авылы территориясендә калдыкларны ташлау факты буенча административ тикшерү алып бара.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәре “Родничок” 1нче балалар бакчасында экологик юнәлештә дәрес уздырды.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6690 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3925се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International