Бүген “Саф һава” операциясе барышында 22 автомобиль тикшерелде. Чара кысаларында, машиналарның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын киметү максатыннан, һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрнең микъдары нормативларын үтәүгә дәүләт контрольлеге хәл ителә.
2019 елның 6 аенда Татарстанның суд приставлары табигатьне саклау законын бозган өчен барлыгы 8,2 миллион сумнан артыграк күләмдә штраф түләткән, дип хәбәр ителә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтында.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында шәхси документларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивына бүләк итү килешүләрен имзалау тантанасы булып узды.
18-21 июль көннәрендә Мәскәүнең Крылатское районындагы Ишү каналында илләр һәм клублар командалары арасында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионаты уздырыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары алда торучы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты маршрутын ни дәрәҗәдә чиста-пөхтә булуын тагын бер кат тикшерде.
Балтач районы Шушма елгасы яры буйларын чистартып-җыештырып, гражданнарның экологик проблемаларны хәл кылуга игътибарын җәлеп иттеләр.
Төзелеш чүп-чарына күмелгән 2400 кв.м.мәйдандагы җирне күз алдына китерәсезме? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең Трубная урамында рөхсәт ителмәгән урында булдырылган чүплеккә юлыккан.
Иң актив татар яшьләре вәкилләре өчен – эколекторий. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева “Сәләт” форумының талантлы яшьләре белән экологик әңгәмә уздырды.
Экоагарту талантлар ача! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Йолдызлык” җәйге савыктыру лагеренда ял итүче-сзламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен бәйрәм үткәрде.
Тукай районы предприятиесе туфракны ташландык сулар белән пычраткан өчен 40 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Биредә яшәүче берәүнең шикаяте буенча закон бозу очрагы ачыкланган.