ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Экологлар Әлмәт районы өстеннән вертолетка утырып очканда, туфракка калдыкларны ташлап калдыру очрагын күреп алган.

2019 елның 5 октябрендә Татарстанның барлык районнарында Агач утырту көне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Балаларга “Экологик ГТО” дигән мәктәп проектын тормышка ашыру кысаларында махсус значоклар тапшырылды.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт районында Дала Зәе елгасына килү юлын профнастилдан тимер койма белән япканнар.

Эшчәнлеге Арктиканы үзләштерүгә юнәлдерелгән Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары 2019 елның 5-7 декабрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак Халыкара форумга чакырыла.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә бөтен гомерен диярлек Министрлыкта эшләүгә багышланган хезмәт ветераннарын хөрмәтләү булды.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстанда I һәм II класс хәвефлелектәге терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча пилот проектын башлап җибәрү мәсьәләсе каралды.

“Туып үскән ягыбыз экологиясе” дигән республика фотохезмәтләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашуга үзләренең  үзенчәлекле тематик фотосурәтләрен тапшырган  Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җирле рельефка ташландык суларның эләгүен ачыклаган. Бер металл базасы территориясеннән ташландык суларны агызу торбасы сузылганлыгы билгеләнгән.

Тукай районында үткәрелгән  “Чиста уеннар”да катнашучылар 2034,68 кг калдык җыйганнар. Калдыкларны аерып җыю буенча ярышлар Бәтке авылының үзәк пляжы яр буенда узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International