Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасында яшь натуралистлар хәрәкәте кураторы Дмитрий Сидоров, “Чиста Булачак” фәнни юнәлеше кураторы Александр Пайгачкин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы стажерлары катнашты.
Чарада катнашучылар яшьләрнең экологик эшчәнлеккә җәлеп ителү мәсьәләләрен карады.
Әңгәмә барышында актив студентлар үзләренең экологик инициативалары белән таныштырды. “Өскә!” (“Вверх!”) республика бәйгесендә финалга чыккан Роберт Ногманов, икенчел чимал пунктларының урнашу урыннарын билгеләү проблемасына юлыккан кеше буларак, мобиль кушымта эшләргә тәкъдим итте. Әлеге идея Казанда эшләүче төбәк операторларыннан берсендә кызыксыну тудырды. Казан федераль университеты студенты Ольга Серегина исә мәктәп укучыларын актив эшчәнлеккә җәлеп итү максатында “Белем эстәүче экологик экскурсия” проекты белән чыкты. Ольга әйтүенчә, яңача форматтагы экология дәресе балаларга әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә тирәнрәк “чуму”га этәргеч бирә алачак.
“Яшь буын һәрвакытта да тормышыбызның барлык өлкәләрен үстерүдә төп көч булып тора. Без барлык белемнәребез һәм омтылышларыбызның төбәгебездә яшәүчеләр файдасына юнәлдерелүен телибез”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы министры Александр Шадриков.
Очрашудан соң ведомство министры чарада катнашучыларга рәхмәт әйтеп, озак вакытлар дәвамында нәтиҗәле эшләүгә ышаныч белдерде.