Кар катламы булмау елгаларның саегуы белән яный. Идел буе төбәгенең биш субъекты уртак проблеманы хәл кылу максатында берләшә

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимнарына карата тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә, беренче тапкыр буларак, Куйбышев сусаклагычы тирәсендә урнашкан Идел буе төбәгенең башка субъектлары вәкилләре: Мари Иле Республикасының табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алексей Киселев, Чуашстан Республикасы табигать ресурслары һәм экология министры Иван Исаев, Ульяновск өлкәсе табигатьтән файдалану, урманнар үстерү һәм цикллы икътисад департаменты директоры вазифаларын башкаручы Сергей Солдаткин катнашты.

Александр Шадриков утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ведомствоара эш төркеменең соңгы утырышында җиткерелгән “Росгидромет” фаразларына караганда, дым запасы – соңгы 18 елда иң түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте. “Түбән Иделдә дә, Югары Иделдә дә кар юк, – диде министр. – Узган елда без бик авыр хәлгә төштек. Иделдә су биеклеге  49,86 метр дәрәҗәсендә калган бер мәлдә бөтен ярлар ачылды. Бу елга транспорты эшендә өзеклекләргә китерде, туризмга зыян салды һәм су биологик ресурсларына янады”.

 Су биологик ресурсларына “Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Татарстандагы филиалы су биологик ресурслары һәм мониторинг лабораториясе мөдире Юрий Северов тәфсилләп тукталып үтте.

“Татэнерго” акционерлык җәмгыяте идарәсенең 1 категория инженеры Айрат Мәрдиханов үзенең чыгышында, Куйбышев сусаклагычына койган суның 40 проценты Түбән Кама ГЭСы сулары хисабына барлыкка китерелә, дип билгеләп үтте. “Су зур күләмнәрдә агызылганда суның җитмәве Идел-Кама каскадында иң зур сусаклагыч – Куйбышев сусаклагычыннан су агызуга китерә, шуның нәтиҗәсендә Урта Идел төбәкләре зыян күрә. Яисә без Куйбышев сусаклагычында суны агызып, Түбән Иделдә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен тәэмин итәбез, бу исә узган елдагы хәлгә китерергә мөмкин. Икенче яктан, Куйбышев сусаклагычында суны агызмасак, Түбән Идел төбәкләре зыян күрәчәк. Куйбышев сусаклагычыннан файдалану кагыйдәләрендә, язгы ташу вакытында су биеклеген 49 метрга калдырырга ярый, дип бик ачык язылган. Без яңа Кагыйдәләрдә, беренче чиратта, язгы ташу вакытында су биеклеген 51 метрдан төшермәүне тәэмин итәргә кирәк, дип язып куярга тиешбез, – дип басым ясап әйтте чыгыш ясаучы. – Идел-Кама каскады бассейнында кар катламы запасына бәйле проблема глобаль куркынычлар белән: 2019 елдагы хәлләрнең кабатлануы белән яки аннан да хәтәррәк хәлләр белән яный”.

“Татэнерго” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Раузил Хаҗиев Куйбышев сусаклагычын резервтагы сусаклагыч – Түбән Кама сусаклагычын үстерү юлы белән суга баету зарурилыгы турында сөйләде. “Тотрыклырак эшләү өчен Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген 70 сантиметрга күтәрергә кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Түбән Кама  сусаклагычында су биеклеген Балтыйк диңгезе системасы буенча 64 метрга җиткерү турында мәсьәлә Россия Энергетика министрлыгының Электр энергетикасында оператив контрольлек һәм идарә департаменты директоры Алексей Храпков катнашындагы киңәшмәдә тикшерелгән дә инде. Очрашу йомгаклары буенча мәсьәлә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Фәнни-техник советның йомгаклау киңәшмәсе (2020 елның 23 гыйнварында була) көн тәртибенә кертелгән.

“Без Куйбышев сусаклагычының су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләренә су биеклеген кимендә 51 метрга калдыру турында үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыгачакбыз”, – дип йомгак ясады Александр Шадриков. Әлеге тәкъдимне утырышта катнашучыларның һәммәсе бертавыштан хуплады. Комиссия утырышында шәхсән үзе катнаша алмаган Самара өлкәсе урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану министры Александр Ларионовтан да уңай җавап алынды. Гомумкабул ителгән карар Су ресурслары федераль агентлыгына алга таба карап тикшерүгә җибәреләчәк. 

Төбәкләр вәкилләре 6 февральдә Мәскәүдә узачак Идел-Кама каскады сусаклагычлары эшен җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышында да Урта Идел төбәге мәнфәгатьләрен якларга ниятләүләре турында басым ясап әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International