Укучыларның экологик фикерләвен үстергәннәр. Чаллыда экология дәресе узган

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Көндәлек тормышта экологияне саклау ягыннан үзләрен дөрес тотарга өйрәткәннәр һәм моңа этәргеч биргәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 40нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән файдалы экологик гадәтләрнең, чүпне аерып җыюның һәм җаваплы куллануның мөһимлеге турында сөйләшкәннәр. Экологлар мәктәп укучыларына пластик пакетларның планетабызга нинди зыян китерүе турында искә төшергәннәр. Чара барышында укучылар сорауларга һич тартынмыйча тиешле җаваплар биреп, табигатьтә үзләренең күзәтүләре турында, ягъни чынбарлыкта булган хәлләр турында сөйләгәннәр, төрле экологик бәйрәмнәрне искә төшергәннәр.  Алар шулай ук тормышыбызда урын алган икенчел чималның төрле төрләрен анализлаганнар һәм бер тапкыр кулланыла торган гадәттәге әйберләрне күп тапкыр кулланыла торган нинди әйберләргә алыштырып булуы турында фикер алышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International