Җир асты биләмәләреннән файдалану шартларын санга сукмаган өчен 300 мең сум күләмендә штраф түләнгән

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә җирле халыктан Нурлат районында карьера эшкәртүләре турында шикаять алынган. Нурлатта яшәүче әлеге ваемлы кешеләр әйтүенчә, бу участоктан кызыл балчыкны законсыз төстә ташыганнар. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча шундук юл тотканнар. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге территория Нурлат районы предприятиеләреннән берсенә карый. Әмма аның җир асты биләмәләреннән файдалану турында килешү шартларын санга сукмыйча эшләве билгеләнгән. Юридик затка карата Административ хокук бозу турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен санга сукмыйча җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта оешма ихтыяри рәвештә 300 мең сум штраф түләгән дә инде. Шулай ук предприятие закон бозуны юкка чыгару максатыннан техник проектка үзгәрешләр керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International