Сабыйлар кошкайларны кайгырта. Теләче балалар бакчасы территориясендә канатлы дуслар өчен “ашханә” ясаганнар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Теләче 1нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән кошларның әйләнә-тирә мохиттәге роле һәм  кышкы чорда аларны ашату үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Эология дәресе кысаларында сабыйлар канатлы дуслар турында ниләрне белүләрен күрсәткәннәр. Табигатьнең нәни сакчылары республикада нинди кошларның яшәве, шулар арасыннан кайсыларының күчмә кошлар булып торуы, ә кайсыларының туып үскән төбәгебездә кышларга калуы турында сөйләгәннәр. Шул ук вакытта балалар әти-әниләре белән җимлекләр дә ясаган әле. “Җимлек ясап куйдың да оныттың түгел, ә аңа көн саен ризык салып тору кирәк. Кошларны ашатуга керешеп, берникадәр вакыттан соң җимлек тарафына юлны оныту – әлге изге эшкә бөтенләй алынмауга караганда да яманрак. Канатлы дуслар җимлек урынын исләрендә калдырып, бер, ике, өй көн буш җимлеккә очып киләләр. Шулай итеп, алар ризык эзлисе урынга күпме вакытларын бушка уздыралар, көтәләр, ачыгалар”, – дип сөйләгән сабыйларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.

Нәниләр үз куллары белән ясаган җимлекләрне балалар бакчасы территориясенә элеп куйганнар.  Алар шулай урман чыпчыклары, песнәкләрнең һәм күп кенә башка кошларның, кышкы суык көннәрдә ризык табу өчен, кешеләр янына елышырга тырышулары турында белгәннәр. Тәрбияче кошкайларга нәрсәләрне ашатырга яравы, ә нәрсәләрне ярамавы турында тәфсиллләп аңлаткан.

Кошкайлар үзләренә тәкъдим ителгән сыйдан баш тартый тормыйлар, әлбәттә. Ә балалар, үз чиратында, җимлек тирәсенә елышкан песнәкләр, карабүрекләр, чыпчыкларны күзәтеп тору мөмкинлеге алалар.  Сүз уңаеннан, пластик шешәдән кошлар өчен өйчекне сабыйларның һәммәсе ясый алуын искәртеп үтик.  Аны ясау өчен сыешлыкка киң “ишек” кисү, кырыйларын тигезләп, бау тагып, җайлы итеп элеп кую гына кирәк. Ә инде пластик җимлек кошкайлар өчен “ашханә” ролен үтәүдән тыш, территорияне дә бизәп торсын өчен аңа матур рәсемнәр, бизәкләр ябыштырырга, язулар белән бизәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International