Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллыда пычрак кар өеменә тап булган. Пычранган мәйданның 115 кв.м. тәшкил итүе исәпләрп чыгарылган. Экологлар биредә кар пробалары алган, хәзерге вакытта пробалар тикшерелә. Бу факт буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылып, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән, яисә эпидемиягә яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел булып тормаса”) буенча административ тикшерү алып барыла. Әлеге җир кишәрлегенең милекчесен билгеләү өчен “Росреестр”га гариза җибәрелгән.