Александр Шадриков Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өч республиканың: Татарстан, Мари Иле һәм Чуашстанның министрлыклары һәм ведомстволары, зур предприятиеләре вәкилләре катнашында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе киңәйтелгән киңәшмәсе үткәрелде. Ведомство эшенә йомгак ясауда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны ничек тә күбрәк киметү максатыннан предприятиеләргә кертелә торган технологияләр белән танышты. Күргәзмә кысаларында Түбән Кама сәнәгать узелын үстерүдә экологик иминлекне тәэмин итү буенча даими эшләп килүче ведомствоара эш төркеме кысаларында тормышка ашырыла торган проектлар һәм чаралар белән таныштыру булды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Светлана Радионованы атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту кысаларында сканирлаучы лидар җайланмалардан файдалану үзенчәлекләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International