Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Волга” экспертлар клубы вәкилләре белән очрашу узды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Федераль экспертлар “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру, су хуҗалыгы комплексын үстерү, максатчан чараларны тормышка ашыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә  карата күзәтчелек эшчәнлеге һәм мониторинг ягыннан төбәкнең эшчәнлеге белән таныштырылды.

“Россия Экологик җәмгыяте” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Исмәгыйлев Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский аша республикага узган елның июль аенда “Экология” илкүләм проекты бурычларын хәл кылуда практик мәсьәләләрне карап тикшерүгә багышланган стратегик сессияне сыйфатлы итеп үткәргән өчен рәхмәт белдерде. Экспертлар шулай ук “буялган” түләүләрнең гамәлдә булып килүе ягыннан Татарстанны билгеләп үтте. “Муниципаль берәмлекләрнең көтелгән финанслау кысаларында табигатьне саклау чаралары планын яклаулары бик әйбәт”, – дип басым ясап әйтте Россия Гидрометеорология үзәге каршында эшләп килүче иҗтимагый совет әгъзасы  Наталья Беляева.

Казанда “Волга” экспертлар төркеме утырышы кысаларында экологик җаваплылык мәсьәләләрен карау төп темага әйләнәчәк. Дискуссиядә  шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, экологик активистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International