Табигатьне сакла – калдыкларны аерып җый! Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре экология дәресләре үткәргән

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 7 һәм 15нче мәктәпләрендә калдыкларны аерып җыю һәм аларны икенчел эшкәртү турында кызыклы дәресләр уздырган. Дәресләр барышында балалар викториналар үткәргән, кроссвордлар чишкән, сорауларга бик теләп җаваплар биргән – шул рәвешле алар калдыкларның гадәти чүп түгел, ә эшкәртү өчен чимал булып торуын аңлаган һәм экология, икътисад өчен чүпне аерып җыюның файдалы булуы турында фикергә килгән. Укучыларга әлеге тема бик мөһим, чөнки алар төбәктәге экологик вәзгыять турында борчыла. Чүпне аерып җыю нәтиҗәсендә без чүплекләр һәм чүп полигоннары кимүгә үзебездән өлеш кертәбез, ә бу республика экологиясенә уңай йогынты ясый. Калдыклар белән дөрес итеп эшләү юлына таба бик тә мөһим адым бу, ди экологлар. Педагоглар әйтүенчә, экология дәресләре балаларга экология һәм аның көндәлек тормыштагы роле турында, калдыклар белән эш итү чыганаклары һәм ысуллары турында яхшырак күзаллауга ярдәм итә. Ә иң мөһиме – балалар әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәткә, аны күрергә, тоярга һәм аңларга өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International