Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан ерак түгел санкцияләнмәгән чүплек булуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» аша белгән.
30 нчы марттан башлап азот оксиды, азот диоксиды һәм үлчәнгән кисәкчәләр катнашмасы кимегән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре мондый мәгълүматларны атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станцияләреннән кергән күрсәткечләрне анализлауга нигезләнеп китерә. Казанда барлыгы шундый дүрт станция бар.
Ютазы районының Урыссу бистәсендә чүплек ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары торак пунктның көнбатыш өлешендә, бакчачылык массивы территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаган. 351 м3 күләмендәге көнкүреш чүп-чары, үсемлек калдыклары туфракка ташланган, мәйданы 270 м2 тәшкил иткән.
«Весна-2» бакчачылык ширкәте территориясендәге чүп контейнерлары өчен билгеләнгән урында биналарны сүтүдән калган, агач, пластмасса һәм башка продукция калдыклары белән тулган, чаралар күрегез! Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» системасы аша әнә шундый хәбәр алган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада биналарны сүтүдән калган калдыкларның туфракка туплану очрагын теркәгән. Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселешендәге чүп-чар урынының мәйданы 100 кв. метр тәшкил иткән, аның күләме – 25 куб. метр.
Сидоровка бистәсе өстендә – кара төтен, суларга һава юк! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр әнә шундый шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә апрель нәтиҗәләре буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Чара журналистлар белән Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында онлайн режимда узды.
2020 елның 15 нче маена кадәр «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итәчәк. Гомуми приз фонды – 3 миллион сум.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең кабул итү системасына «Халык контроле» порталыннан Идел буе районының Борисково бистәсендә барлыкка килгән чүплек турында хәбәр җиткерелгән.
Төбәк этабы финалында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 20 артык мәктәп укучысы катнашкан.