Сүтелергә тиеш. Алабуга районында экологлар күл янында законсыз корылмаларга тап булган

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Алабуга районында ике дача хуҗасы гомуми файдаланудагы яр буе полосасын биләп алган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторларына «Спутник» коммерциясез бакчачылык шикрәтендәге Орехово күле тирәсендә табигать саклау законнары таләпләрен бозу очрагы турында гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында билгеле булган.

Урынга чыккан вакытта экологлар гражданнарның су объектына ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларының үтәлмәвен ачыклаган, аерым алганда, биредә законсыз рәвештә торак йорт, хуҗалык корылмалары, пирс һәм тимер койма корылган.

Гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» дигән 8.12.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән. Комиссиядә административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International