Эковолонтерлар, игътибар! Конкурс игълан ителде

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Ел дәвамында сез табигать саклау эшчәнлеге белән актив шөгыльләндегезме, сезгә 16-30 яшьме? Ул чакта А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды «Мин волонтер – эколог!» республика конкурсына сездән гаризалар көтеп кала.

Үз хезмәтегезнең нәтиҗәләре белән уртаклашыгыз – башкарылган эшләр турында мәгълүмати хисап, фото яки видео форматында хисапларны 2020 елның 24 ноябренә кадәр, хат темасында «Мин волонтер-эколог!» дип билгеләп, rgo.project@mail.ru электрон почтасына юллагыз. 2020 елның 25 ноябреннән 27 ноябренә кадәр экспертлардан торган жюри эшләрне бәяли һәм җиңүчеләрне атаячак.

Хисапка таләпләр, шулай ук катнашучылар өчен заявка формасын сез Конкурс нигезләмәсендә таба аласыз. Конкурсның приз фонды OZON интернет-кибетенә 1000, 2000, 3000 һәм 4000 сумлык дүрт сертификат тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International