Бүген ТР Экология министрлыгында яшьләр катнашында экология өлкәсендә коррупция куркынычларын минимальләштерү турында фикер алыштылар

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Дискуссия клубы утырышы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте тарафыннан оештырылды.

Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, Казан районара табигать саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты. Онлайн режимында чарада шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре дә катнашты.

Республика ведомстволары һәм прокуратура органнары вәкилләре коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә алып барыла торган эш турында сөйләде, яшьләрнең экологик оешмалары әгъзалары белән бирелгән темага фикер алышты һәм яшь вәкилләр белән аралашу һәм социаль челтәрләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча Яшьләр хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән сорауларга җавап бирде. Дискуссия кысаларында очрашуда катнашучылар шулай ук республикада «Экология» илкүләм проектын һәм күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен дә кузгатты.

Очрашу конструктив диалог форматында узды. Нәтиҗә ясап, яклар мондый дискуссия мәйданчыкларының мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International