«Яшь натуралист көндәлеге» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар арасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсы үткәрелде, эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Табигать күзәтүләре белән тутырылган көндәлекләр бәяләү өчен  жюрига җибәрелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип танылган эшләр:

  1. Илина Бариева – Мөслим гимназиясе – 1 урын (приз: экшн-камера);
  2. Ксения Мамедова – Алабуга районы «Балалар экология-биология үзәге» МБМУ (приз: чыбыксыз колакчыннар);
  3. Равил Гайсин – Урыссудагы 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе (приз: тышкы каты диск).

Җиңүчеләрне котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International