«Балалар күзлегеннән экология» россиякүләм социаль проектында җиңүчеләр билгеләнгән

2020 елның 13 ноябре, җомга

Конкурс Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән. Проектның максаты – яшь буында үз йортың – Җир планетасы язмышы өчен шәхси җаваплылык формалаштыру һәм дөньяга экологик караш тәрбияләү.

Февральдән июльгә кадәр конкурс комиссиясенә РФнең төрле төбәкләреннән 5 343 рәсем алынган. Конкурста Татарстан Республикасыннан барлыгы 45 бала катнашкан. Алар арасыннан 16 яшь рәссам лауреат булган, шул исәптән җиде татарстанлының иң яхшы эшләре арасында:

  1. Тюрина Валерия Евгеньевна, 11 яшь, «Тукта, кеше!» номинациясе
  2. Петрова Эмилия Алексеевна, «Без планета чисталыгы өчен!»
  3. Камаева Ясминә Нияз кызы, 8 яшь, «Бу планета безгә туры килми» номинациясе
  4. Баһаветдинов Әмир Мансур улы, 7 яшь, «Чүпне аралагыз!» номинациясе
  5. Скворцова Арина Евгеньевна, 12 яшь, «Без калдыкларны икенчел эшкәртү яклы» номинациясе
  6. Мөхәммәтгалиева Диана Ленар кызы, «Карар кабул итү безнең өстә» номинациясе
  7. Хәйриева Алисә Илнур кызы, «Акылыгызга килегез, кешеләр!» номинациясе

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Конкурс буенча барлык сораулар белән проект җитәкчесе Геннадий Анатольевич Маруновка +7 (495) 953 74 65 телефоны буенча яки электрон почта адресына мөрәҗәгать итегез: marunov@vernadsky.ru. Тулырак мәгълүмат белән шулай ук сайтта танышырга мөмкин http://voop-rf.ru/  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International