В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия иясен декабрьдә игълан итәчәкләр. Эшләрне кабул итү дәвам итә

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

«В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экологик премия» проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 2020 елның 1 декабренә кадәр озайтылган. Катнашу өчен физик затлар һәм оешу-хокук формасына бәйсез рәвештә теләсә нинди юридик затлар чакырыла.

Конкурс эшләре сыйфатында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүгә, биологик төрлелекне саклауга, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, инновацияле технологияләр эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга, экологик белем бирүне үстерүгә, тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән, гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә. Конкурс ел саен бер турда түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Фән һәм экология

- Сәнәгатьтә һәм энергетикада инновация ягыннан экологик нәтиҗәле технологияләр

- Авыл хуҗалыгында экология. Экопродукция

- Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә экологик белем бирү

- Шәһәр экологиясе

- Су экологиясе

- Масс-медиа көзгесендә әйләнә-тирә мохит

- Социаль-экологик инициативалар

- Балалар-яшүсмерләр өчен илкүләм экологик премия

Моннан тыш, сәләтле студентларны һәм яшь галимнәрне ачыклау һәм бүләкләү максатында яңа номинация кертелгән: Стартап: сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре буларак югары уку йортлары.

Илкүләм экологик премиягә йомгак декабрьдә ясалачак, тантананы үткәрү форматы соңрак билгеле булачак.

Катнашу турында өстәмә мәгълүмат http://www.vernadsky.ru сайтында урнаштырылган. Барлыкка килгән сораулар буенча Конкурсның оештыру комитетына +7 (495) 953-72-77 телефоны яки e-mail: khmara@vernadsky.ru буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International