Time to Waste халыкара иҗат конкурсы игълан ителгән

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конкурста 5 яшьтән 22 яшькә кадәр теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурс эшләре сыйфатында «Чүпләү вакыты түгел» дигән темага рәсемнәр, кул эшләре кабул ителә, сәнгать техникалары һәм кулланыла торган материаллар буенча чикләүләр юк.

Конкурста катнашучылар 4 яшь категориясенә бүленә, шуларга карап (инглиз телендә – 300 сүзгә кадәр) аларга түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк:

- 1 категория өчен (5-9 яшь) - Сезнең эшегез конкурс темасын ничек ача? Ни өчен бу тема сезнең өчен мөһим? Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр сезнең эшне күргәч, нәрсә булачак?

- 2 категория (10-13 яшь), 3 категория (14-18 яшь), 4 категория (19-22 яшь) өчен – Әйләнә-тирә мохит яки аның элементлары конкурс темасыннан чыгып ничек сурәтләнгән? Ни өчен конкурсның темасы сезнең өчен мөһим? Үз эшегезнең мәгънәсен җиткерү өчен сез эштә (элементлар, техника һ.б.) нәрсә кулландыгыз? Сезнеңчә, бу язма аны караучыларга ничек тәэсир итә? Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр сезнең эшне күргәч, нәрсә булачак?

Катнашу өчен, форма тутырып, эш фотоларын кертеп, конкурс сайтында теркәлергә кирәк. Гариза бирү өчен дедлайн – 2021 елның 25 гыйнвары.

Конкурста катнашу буенча сорауларны edu@earthxart.org почтасы “Art Contest Submission” тамгасы белән бирергә мөмкин. Конкурсның сайты: https://earthxart.org/?contest=contest-condition, Вконтактеда рәсми төркеме:  https://vk.com/vsekonkursyru.

1 нче һәм 2 нче урыннарны алучыларга акчалата премияләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International