ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Икенчел эшкәртелергә тиешле чимал төрләре һәм пластик савытлар турында белгәннәр, аларны катыргы һәм кәгазьдән эшләнмәләр белән алыштырырга мөмкин икән бит. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Без табигатькә булышабыз» дигән темага экодәрес үткәргәннәр.

«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнашу өчен заявка компаниясе ачылган. Чара 2021 елның 18 мартында Казан шәһәренең IT-парк базасында узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм аспирантлары волонтерлык корпусы һәм фәнни-технологик җәмгыяте.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары планлы рейд барышында Әлмәт шәһәренең металл базасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын яндыру фактын ачыклаган.

«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «PRоЭКо» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм студент яшьләр арасында экология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль әһәмиятле проект оештыра.

«Экологик белемнәр айлыгы»  – белем бирү акциясе, аның кысаларында мәнфәгатьле татарстанлылар 1 марттан 31 мартка кадәр «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте белән берлектә экологик чаралар үткәрә.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 550 мөрәҗәгать кергән.


5
март, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле, гүзәл хатын-кызлар! Сез булганда гына тормышыбызның асылы бар, Сез булганда да яшәү шатлык, бәхет, ышаныч һәм өмет белән тулы була. Сез һәрвакытта да гүзәллек, наз һәм сөйкемлелек, игелеклелек һәм сизгерлек чагылышы булып каласыз.

Елның теләсә кайсы вакытында ... Нинди генә һава торышы булмасын – алар табигать сагында. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әйләнә-тирә мохиткә файда китерү өчен 286 хатын-кыз эшли.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Экологик тәгәрмәч» уенының II этабы узган. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәргәннәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International