Яр Чаллы шәһәре балалары «Экологик тәгәрмәч» уенында катнашкан

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Экологик тәгәрмәч» уенының II этабы узган. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәргәннәр.  

Әлеге уен 2020 елның октябреннән 2021 елның маена кадәр үткәрелә. Чара үткәрелү формалары белән өч төп этаптан тора. Узган елның октябрендә үткәрелгән уенның беренче этабында балалар кәгазьсез көнгә багышланган «Экологик әлифба» викторинасында катнашкан.

Хәзер, II этапта, укучылар махсус сакланыла торган табигый территорияләргә багышланган «Татарстан Республикасы экологиясе» брейн-рингында көч сынашкан. Уен кысаларында балалар республикабызның махсус сакланыла торган табигать территорияләре турында зур кызыксыну белән  сөйләгән. Шулай ук оештыручыларның да сорауларына актив җавап биргәннәр һәм Татарстанның минераль чимал, җир һәм су ресурслары өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашканнар.  

«Мондый экологик-агарту чаралары укучыларда дөньяга экологик караш формалаштыруга, аерым алганда, коллективны теге яки бу бурычларны хәл итүдә берләштерүгә ярдәм итә», –  дип билгели Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.

Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.  Барлык өч этаптан да иң күп балл җыйган командалар җиңүче булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International