Хөрмәтле, гүзәл хатын-кызлар! Сез булганда гына тормышыбызның асылы бар, Сез булганда да яшәү шатлык, бәхет, ышаныч һәм өмет белән тулы була. Сез һәрвакытта да гүзәллек, наз һәм сөйкемлелек, игелеклелек һәм сизгерлек чагылышы булып каласыз.
Сезнең белән соклану һәм Сезгә карата ихтирам хисләрен белдерү символы булган әлеге ямьле яз бәйрәмендә иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез, сәламәтлек, хатын-кыз бәхете һәм мәхәббәт насыйп булсын!
Якыннарыгыз Сезне кайгыртып торсын. Язгы матур көннәр шатлык, илһам һәм күтәренке кәеф бүләк итсен! Чын күңелдән гаилә бәхете, муллык, якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр телим!
Татарстан Республикасы
экология һәм табигать ресурслары министры
А. В. Шадриков