«Экологик белемнәр айлыгы» белем бирү акциясенә кушыл

2021 елның 9 марты, сишәмбе

«Экологик белемнәр айлыгы»  – белем бирү акциясе, аның кысаларында мәнфәгатьле татарстанлылар 1 марттан 31 мартка кадәр «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте белән берлектә экологик чаралар үткәрә.

Катнашу өчен Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында һәм югары, һөнәри һәм урта белем учреждениеләрендә белем алучы, 14 яшьтән олырак балалар һәм укытучылар чакырыла.

Экологик агарту чаралары кысаларында мастер-класслар, конференцияләр, семинарлар, интеллектуаль уеннар, шулай ук викториналар, команда һәм шәхси ярышлар, конкурслар узачак.

Актив катнашучылар «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтеннән истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

Катнашу өчен  https://clck.ru/THwHL сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Чара турында тулырак мәгълүмат:  https://clck.ru/TLpyj.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International