ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт районының урман территориясендә нефть продуктларын түгә фактына юлыккан.

Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында шул темага баланың әйләнә-тирә мохиткә уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән экологик дәрес үткәрелгән.

Буа шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Экоагартучылар көрәше» россиякүләм акциясе кысаларында «Безнең йорт. Бернәрсә дә артык түгел» дигән темага экология дәресе узган.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 940 мөрәҗәгать алынган.


9
апрель, 2021 ел
җомга

«Буалар каскады» паркындагы су объектында нефть пленкасы. Бу фактны, планлы рәвештә пробалар алган вакытта, Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре ачыклаган.

Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы территорияне күзәтү барышында Татарстан Республкиасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш материалларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны ачыкланган.

Татарстанда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан рейд уздырылган, аның барышында Олы Кайбыч поселогы территориясендә төзелеш һәм агач калдыкларын ташлап калдыру очрагы ачыкланган.

Йомычка, капрон оек һәм үлән орлыкларыннан «Травянчик» дигән экологик уенчык ясаганнар. 8 номерлы «Гнездышко» балалар бакчасында «Эковесна-2021» акциясе кысаларында экологик дәрес әнә шулай креатив үткәрелгән.  Чарада Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.  


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Бөгелмә районы буенча «Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте» аша Кодаш торак пункты янында нефть продуктларының агызылуы турында хәбәр алынган. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, ТР буенча Россия ГТХМ вәкилләре белән берлектә, кичекмәстән, күрсәтелгән адрес буенча барып кайтканнар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрендә катнашып, квалификацияләрен күтәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International