Әлмәт шәһәрендә биналарны сүтүдән 210 куб.метр калдык җыелган

2021 елның 9 апреле, җомга

Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы территорияне күзәтү барышында Татарстан Республкиасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш материалларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны ачыкланган. Ачыкланганча, чүпләү урыннары демонтаж эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Чүплекнең мәйданы 140 кв.метр тәшкил итә, аның күләме – 210 куб.метр.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылган, әлеге урынның милекчесен билгеләү өчен Росреестрның ТР идарәсенең Әлмәт бүлегенә рәсми мөрәҗәгать юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International