Олы Кайбыч поселогында 140 кв.метр чүп-чар ачыкланган

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстанда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан рейд уздырылган, аның барышында Олы Кайбыч поселогы территориясендә төзелеш һәм агач калдыкларын ташлап калдыру очрагы ачыкланган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы – 140 кв.метр, күләме – 55 куб.метр.

Бу эш буенча Кайбыч районы башкарма комитетына территориядә эшчәнлек алып баручы затларны билгеләү өчен рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International